Чараның рәсми өлеше 10:00 сәгатьтә Minecraft-ноктада башланачак. Турыдан-туры трансляцияне сылтама буенча карарга була: https://vk.com/tboilnch?w=wall-192595557_37
Онлайн-ачылышта Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин, ИТ-парк директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Власов катнашачак.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң пленар утырыш, шулай ук секцияләр һәм мастер-класслар башлана, анда экспертлар югары технологияләр өлкәсендә дөнья трендлары турында сөйләячәкләр.
Секция 1. Self skills: самореализация, ихтыяҗ, монетизация;
Секция 2. Россиядә кеше капиталы киләчәге;
Секция 3. Электрокарлар, пилотсыз транспорт һәм гамәли компетенцияләр региональ кластерын проектлау;
Секция 4. Индустрия 4.0, яңа җитештерү парадигмасы һәм Lean, WCM, TWI методлары киләчәкнең җитештерү парадигмасында.
Дүрт секциянең параллель эше ZOOM платформасында алып барылачак. Чара программасы һәм теркәлү турында тулырак түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: https://leader-id.ru/event/51884/
"Кайнау ноктасы" – ул стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә оештырылган коллектив эшнең яңа виртуаль киңлеге. Аның территориясендә катнашучылар проектлар лидерлары белән аралаша, бөтен илдән әйдәп баручы белгечләр белән киңәшләшә, шулай ук белем бирү программаларында һәм экспертлардан мастер-классларда катнаша ала.