Татарстанлылар 2020 елда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 6 млн. сумнан артык акча биргән

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

2020 елның беренче биш аенда гына да республика халкы ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 2019 ел белән чагыштырганда, хәйриягә ике тапкыр күбрәк акча биргән.

Агымдагы елның гыйнвар-май айларында Татарстанның хәйрия фондларына 6,2 млн. сум акча кергән. Май аенда гына да татарстанлылар 3 миллион сумга якын акча биргән. Чагыштыру өчен, узган елның 12 аенда гражданнар ике тапкыр кимрәк хәйрия взносларын керткән - 3,7 млн сум.

Республиканың һәр кешесе игелекле эш башкара һәм ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша республика хәйрия фондларына ярдәм итә ала. Бүген порталда 22 фондка иганә кертергә мөмкин. Алар арасында:

  • "Балаларга" ТР хәйрия оешмасы;
  • "Игелекле эшләр көне" хәйрия фонды;
  • "Яңарыш" хәйрия фонды;
  • "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды;
  • "Балага ярдәм ит" хәйрия акциясе һ. б.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә татарстанлылар тиз һәм уңайлы форматта хәйрия взнослары кертә ала: процесс нибары берничә минут дәвам итәчәк. Моның өчен иганә суммасын күрсәтергә һәм банк картасы мәгълүматларын кертергә кирәк. Хәйрия фондларына аноним рәвештә дә, халык алдында да ярдәм итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International