Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең онлайн-мәйданчыгында «Куркынычсызлык. Элемтә. Интернет» бушлай виртуаль күргәзмә өч көн дәвамында 17-нче июньнән 19-нчы июньгә кадәр барачак.
Чара Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, «Сколково» Фонды һәм югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы ярдәмендә үткәрелә. Күргәзмәдә илнең 21 шәһәреннән 100дән артык вәкил катнашыр дип көтелә, ә килүчеләрнең гомуми саны 100 мең кешедән артып китәчәк.
Күргәзмә кунаклары IT-өлкәдә соңгы казанышларны һәм эшләнмәләрне күрә алачаклар, шулай ук онлайн-очрашуларда катнашачаклар, анда экспертлар IT-базарның заманча тенденцияләре турында сөйләячәкләр. Күргәзмәнең онлайн-форматы компанияләргә үз товарларын киң аудиториягә тәкъдим итү, потенциаль бизнес-партнерлар табу, сату күләмнәрен арттыру һ. б. мөмкинлеге бирәчәк.
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы да күргәзмә экспозициясе өчен үзенең виртуаль стендын әзерләгән. Аны ике резидент-компания тәкъдим итәчәк: «Facepass» - затларны һәм документларны тану сервисын эшләүче һәм «Небо» - бизнесны автоматлаштыру өчен программа тәэминатын эшләүче.
Күргәзмәгә теркәлгәннән соң түбәндәге сылтама буенча бушлай килергә мөмкин: http://www.online.expokazan.ru/reg?exbID=3