Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сбербанк» ГАҖ рәисе Герман Греф белән очрашты. Очрашу барышында Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин анда катнашучыларга «Минем субсидияләр» суперсервисын тәкъдир итте.
Татарстанлылар киләсе елга республика министрлыкларының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгели алалар. Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык сораштырулары» бүлегендә уза.
Россия Цифрлы үсеш министрлыгы Интернет һәм кәрәзле элемтә үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың барлык 43 районыннан 755 авыл кергән.
30 октябрьдә шәхси санлы сертификатлар программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Сайлап алу кампаниясе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы катнашучы төбәкләр арасында абсолют лидер булды.
Россиянең барлык дәүләт югары уку йортлары «Вузга онлайн керү» суперсервисына тоташа алачак, ә абитуриентлар үзләре сайлаган югары белем бирү уку йортларына документларны читтән торып тапшыра алачак. Инде 2021 елда ук документларны ерактан торып бирү өчен мөмкин булган югары уку йортлары 135тән дә ким булмаячак.
Халык бердәмлеге көнен - 4 ноябрь һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен - 6 ноябрь бәйрәм итү уңаеннан КФҮ һәм Россия Почтасы бүлекләренең эш графигы үзгәрде.
Татарстан Республикасында «Халык контроле» системасы базасында оештырылган Төбәк белән идарә итү үзәге эшли башлады.
«Халык контроле» системасына «Каты коммуналь калдыклар» юнәлеше буенча өч яңа категория өстәлде. Хәзер яшәүчеләр территорияләрне төзекләндерү, ТКХ, Сәламәтлек саклау һ. б. белән бәйле 64 категория буенча хәбәрнамәләр калдыра ала.
1 ноябрьгә кадәр мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Европада иң зур фәнни-техник иҗат фестивале - XII РОБОФЕСТ дәвам итә. Быел фестиваль беренче тапкыр онлайн уза. Турыдан-туры трансляция http://online.robofest.ru/ сайтында алып барыла.
Иннополис университеты цифрлы икътисад юнәлешләре буенча терәк мәгариф үзәге булдыра. РФ Хөкүмәтенең тиешле карарын премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Үзәк төрле өлкәләрдән: медицина, нефть-газ сәнәгате, мәгариф, авыл хуҗалыгы, журналистика, Инженерлык эше, Төзелеш һәм башка өлкәләрдән айтишниклар һәм белгечләр әзерләү белән шөгыльләнәчәк. 2020 елда үзәкне финанслауга 550 млн. сумнан артык акча каралган.