WorldSkills 2020/2021 Региональ чемпионатының өченче этабы тәмамланды. Иң яхшы яшь ИТ-белгечләр исеме өчен 28 компетенциядә берничә йөз бала ярышты.
Ярышлар берничә мәйданчыкта узды: КФҮ-КТИТС, «Кванториум» балалар технопарклары, КАИ-КАИның инженер лицей-интернаты, "Иннополис" лицее һ. б.
Конкурс көннәре нәтиҗәләре буенча ИТ-компетенцияләрдә "алтын" алдылар:
Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Быел катнашучылар барысы 143 компетенция буенча «Ворлдскиллс» һәм 95 компетенция буенча «Ворлдскиллс юниорлар» буенча үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәләр. Чемпионатта бөтен республикадан 3 500 дән артык конкурсант һәм эксперт катнаша. Ярышлар Татарстанның 17 шәһәрендә һәм авылларында 77 мәйданчыкта уза.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills региональ чемпионаты әле дәвам итә: ярышларның йомгаклау, дүртенче этабы 16-18 декабрьдә узачак.
Региональ чемпионатта җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына керәчәк һәм «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2021 Милли чемпионатының ярымфиналларында һәм финалында республика данын яклаячак.