Министрлыкта семинар-киңәшмәдә коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгында коррупция күренешләренә каршы көрәшкә багышланган семинар-киңәшмә узды. Ведомство хезмәткәрләре алдында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша чыгыш ясады.

Киңәшмә кысаларында Равия Шарша катнашучыларга коррупциягә каршы сәясәтнең төп нигезләмәләре, гамәлдәге тыюлар, дәүләт хезмәткәрләренең үз-үзләрен тотышына карата таләпләр һ.б. турында искә төшерде.

Очрашу барышында цифрлы ведомство хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларга тигез җаваплар бирделәр, дәүләт хакимияте органнарында коррупцион күренешләрне булдырмауның мөмкин юллары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International