Татарстанлылар Кыш бабайга хатлар җибәрә башлады

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Ел саен декабрь башында өлкәннәр һәм балалар илнең төп тылсымчысына хатлар язалар. Россия почтасы Кыш Бабайга хатны ничек дөрес итеп җибәрү турында искә төшерә.

Тылсымлы адресатка хатлар гадәти кебек – тиешле номинал маркасы яки «А» литеры белән конвертта җибәрелә. Алучыга юллама бирү өчен конверттагы адреслы юлларны дөрес тутырырга кирәк: 162390, Россия, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, Кыш Бабай йорты.

Яңа ел тылсымчысыннан җавап алу өчен үз адресыңны дөрес күрсәтергә кирәк. Индексны мобиль кушымтада яки Россия Почтасы сайтында, шулай ук почта элемтәсе бүлегендә белергә мөмкин.

Кыш бабайга хатлар һәм открыткалар өстенлекле эшкәртелә. Көн саен корреспонденция почта тартмаларыннан алына һәм кышкы тылсымчы резиденциясенә җибәрелә. Шуңа күрә әзер хатны сезнең йортка якын булган теләсә кайсы почта тартмасына салырга мөмкин, ул элемтә бүлегендә яки урамда урнаштырылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Кыш Бабай адресына Яңа ел корреспонденциясенең иң кызган чоры декабрь аеның икенче декадасына туры килә. Татарстаннан тылсымлы бабай адресына бер ел элек 8 меңнән артык хат җибәрелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International