15 меңнән артык татарстанлы COVID-19 буенча кайнар линиядә консультация алды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Ике атна эчендә COVID-19 мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен яңартылган кайнар линия эше барышында контакт-үзәккә татарстанлылардан 15 329 шалтырату килгән.

Көн саен операторлар республика халкыннан 1000гә якын мөрәҗәгать эшкәртә. Шул ук вакытта контакт-үзәк 4 декабрьдә – 1 447 шалтырату кабул итте. Уртача көтү вакыты 25 секундтан артмый, ә сөйләшүнең уртача озынлыгы 2 минутка кадәр тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, COVID-19 мәсьәләләре буенча тәүлек буе контакт-үзәк Татарстанда 25 ноябрьдә эшли башлады. Март аеннан башлап булган кайнар линия безнең цифрлы команда тарафыннан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча көчәйтелде.

Татарстанлылар контакт-үзәккә кыска номер буенча 122 һәм 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. 50дән артык оператор һәм телефон роботы Лилия халыкка коронавирус йогышы, дарулар белән тәэмин итү, сырхауханәләр эше һ. б. актуаль мәсьәләләр буенча консультация бирә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар ешрак коронавируска анализларның әзерлеге, авыруның беренче симптомнары барлыкка килгән яки авыручылар белән элемтә булган очракта, анализларны кайда тапшырырга була, дип сорыйлар, сырхауханәләрнең эш вакытын аныклыйлар һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International