Дәүләт хезмәтләре порталында COVID-19 буенча яңа кире элемтә сервисы эшли башлады

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында Халык ашыгыч ярдәм чакыруга яки медицина учреждениеләренә шалтыратуга бәйле проблемалар турында хәбәр итә ала торган сервис эшли башлады.

Кире элемтәне калдыру өчен, халык порталда авторизацияләнергә (бары тик гадиләштерелгән хисап язмасы гына), ә аннан соң килеп туган хәлне җентекләп тасвирларга тиеш. Әгәр проблемалар берничә булса, аларның һәркайсы турында аерым хәбәрдә язарга кирәк.

Тутырылган барлык анкеталар да кулланучыларга шәхси кабинетта яки электрон почта аша җавап бирүче белгечләр тарафыннан карала.

Проблема хәл ителмәгән очракта, халык түбән бәя куя ала, һәм медицина учреждениесе эше өстәмә рәвештә тикшереләчәк.

Искәртеп узабыз, элегрәк Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко коронавирус белән бәйле хәл аркасында кешеләргә медицина учреждениеләренә шалтырату кыенлашуга игътибар итте һәм яңа элемтә инструментын оештырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International