Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Министрлар Кабинеты утырышында чыгыш ясады, анда ул республиканың 2021 елга планлаштырылган цифрлы үсеше программалары турында сөйләде.
Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары старт алды. Чемпионатның беренче агымын ачу тантанасы бүген берьюлы берничә мәйданчыкта узды: КНИТУ-КАИның Инженерлык лицей-интернатында, КЦК-КТИТС һәм башкалар.
МТС Банк 2020 елның октябрендә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, онлайн-сатып алулар ясаганда, республика халкының ничек үзгәрүен өйрәнде.
Татарстан Халыкара җитлекми туган балалар көненә (World Prematurity Day) багышланган #МнеНЕфиолетово акциясенә кушылды. Бүген берьюлы ике РТПЦ – Казан һәм Түбән Кама телеманарасы шәмәхә төсенә буялачак. «Фиолет» телебашняларын халык 17:00 сәгатьтән 23:00гә кадәр карый ала.
Коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән кешеләр WorldSkills стандартлары буенча актуаль ИТ-компетенцияләрне түләүсез үзләштерә алалар. Уку өчен гаризалар https://express.worldskills.ru сайтында кабул ителә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Киңәшмәдә республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да катнашты.
Кичә «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсының сигезенче ярымфиналының онлайн-хакатоны тәмамланды. ИТ-ярышларда Татарстанның 12 эшләүчесе җиңүче һәм призер булды.
Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Вячеслав Аленьков белән очрашты. Коллегалар ике төбәкнең ИТ-өлкәдә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
28-29 ноябрьдә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Казан Бизнес-инкубаторына быел соңгы сайлап алу узачак. Үсеш өчен комплекслы ярдәм алырга теләгән стартаплар 23 ноябрьгә кадәр kazanstartup.ru сайтында гариза бирә алалар.
Кичә Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое, беренче Җиңү парадында катнашучы Борис Кузнецовның арабыздан китүе билгеле булды. Герой белән хушлашу бүген узачак. Ул Арча зиратында җирләнәчәк.