Хат ташучылар татарстанлыларга өйләреннән 2,5 млн квитанция түләргә ярдәм итте

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында һәр бишенче почтальон мобиль почта-касса терминалы белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә республика халкы барлык счетларын түли һәм өйдән чыкмыйча гына кирәкле товарлар сатып ала ала.

2020 елның 11 аенда Россия Почтасы клиентлары мобиль терминаллар аша 2,5 млн. сумнан артык түләү керткәннәр. Иң зур өлеш – түләүләрнең 90% ы – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә туры килде.

Әлеге җайланма ярдәмендә республика почтальоннары халыктан коммуналь хезмәтләр, салымнар, ЮХИДИ, кәрәзле телефон һәм башка күп кенә түләүләрне өйдән яки эштә кабул итә ала. Мобиль терминал аша вакытлы басмаларга һәм иминият полисына язылу өчен түләү кертергә мөмкин.

Мобиль почта-касса терминаллары аша түләүләрне кабул итү сервисы пенсионерлар, инвалид кешеләр, шулай ук ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен аеруча уңайлы. Әлеге хезмәттән файдалану өчен, почта элемтәсе бүлекчәсенә шалтыратырга һәм почтальонның өйгә килү вакытын килештерергә кирәк. Казан шәһәрендә яшәүчеләр турыдан-туры Казан почтамтына (843) 291-55-58 яки 291-55-60 телефоны буенча шалтырата алалар.

Мобиль почта-касса терминаллары республиканың 700 почтальонында бар. Әлеге җайланма ярдәмендә кабул ителгән барлык түләүләр онлайн режимда уза, ә операция тәмамланганнан соң хат ташучы түләү фактын раслаучы чекны бирә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International