Бүген Түбән Кама телеүзәгендә 97,9 МГц ешлыгында «Вести ФМ» радио программаларын трансляцияләү тантанасы булды.
Тантанада Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов, «Татарстан» Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе филиалы директоры урынбасары Дмитрий Второв, «Татарстан Республикасы РТРС» филиалы директоры Владимир Якимов катнашты.
Илебездә җитештерелгән 1000 ваттлы Радиостанция «Вести ФМ» радиосының республика территориясендә FM-диапазонда тапшырулар үсеше программасын гамәлгә ашыру кысаларында "РТРС "РТПЦ Татарстан" филиалы белгечләре тарафыннан монтажланган һәм файдалануга тапшырылган.
Түбән Кама телеүзәгеннән «Вести ФМ» радиосы тапшырулары белән 841,6 мең кеше шөгыльләнә. Түбән Кама, Мамадыш, Менделеевск, Чистай районнары һәм телеүзәктән 40-60 чакрым радиуста Яр Чаллы шәһәре территорияләре колачлау зонасына эләгә.
Белешмә өчен:
Хәзерге вакытта «Вести ФМ» радиосының программалары Татарстан Республикасының дүрт шәһәрендә трансляцияләнә, анда 2,5 млн кеше яши, бу республика халкының 63,8% ын тәшкил итә.
Шулай ук Түбән Кама телеүзәге тарафыннан «Россия радиосы + Татарстан радиосы» (101,1 МГц), «Маяк» (88,2 МГц) һәм «Болгар радиосы» (102,6 МГц) радиопрограммалары трансляцияләнә.
Түбән Кама телеүзәгеннән 124 торак пункт (Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Тукай һәм Чистай районнарында) цифрлы эфир телевизион тапшырулар белән тәэмин ителгән, анда 305,6 меңнән артык татарстанлы яши.