Министрлыкта коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча министр каршындагы комиссия һәм ведомство каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы узды. Очрашу кысаларында Министрлыкта һәм аңа караган учреждениеләрдә коррупциягә каршы сәясәт үткәрү мәсьәләләре каралды.

Утырышны цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин ачты, ул, халыкның ведомствоның ничек эшләвен күрү өчен, Министрлык эшчәнлеге мөмкин кадәр ачык булырга тиеш, дип билгеләп үтте.

Утырыш барышында берничә доклад тыңланды. Аларның беренчесе министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтнең гомуми оештырылышына багышланган иде. Аерым алганда, элек ачыкланган кисәтүләрне бетерү буенча башкарылган эшләр турында хисап яңгырады.

Киләсе доклад кысаларында хезмәткәрләр арасында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре каралды. Утырыш ахырында бюджет акчаларын максатчан тоту һәм дәүләт мөлкәтен файдалануны контрольдә тоту мәсьәләләре күтәрелде.

Очрашу ахырында докладлар буенча фикер алышу булды, шулай ук министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтне алга таба үстерү турында тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International