IT-cube да түләүсез уку өчен мәктәп укучыларын җыю башланды

2020 елның 26 декабре, шимбә

«IT-cube» балалар ИТ-иҗаты үзәге КЦК-КТИТС базасында 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны бушлай ИТ-укытуга гаризалар бирү кампаниясе башлануы турында игълан итә. Укуга сылтама буенча язылырга мөмкин. 

Теркәлү өчен баланың һәм ата-ананың шәхси мәгълүматларын күрсәтергә, контакт мәгълүматларын калдырырга, шулай ук җиде юнәлешнең берсен сайларга кирәк:

  • Системалы идарә итү;
  • VR/AR-кушымталарын эшләү;
  • Робототехника;
  • Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эш;
  • JAVA-да программалаштыру;
  • Мобиль эшләнмә;
  • Python-да программалаштыру.

Укулар гыйнвар урталарында башланачак һәм 5 ай дәвам итәчәк.

Программа турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 203-555, яки 8 (906) 329-08-82 (бары Whats App хәбәрләре өчен) номерлары аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International