Татарстанның 600 мәктәбендә Wi-Fi челтәрен көчәйтәчәкләр

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Цифрлы министрлык командасы якын арада республиканың 589 мәгариф учреждениесендә Wi-Fi челтәрен модернизацияләү эшен төгәлләячәк.

Мәктәпләрне чыбыксыз Wi-Fi челтәре белән тәэмин итү республика проекты кысаларында башкарыла. Әлеге белем бирү оешмаларында белгечләр өстәмә керү нокталарын билгелиләр, искергән яки төзек булмаган җиһазларны алыштыралар

Программа нигезендә, Татарстанда 589 мәктәптә 8 031 яңа керү ноктасы урнаштыру планлаштырыла. Бу - иң күп балалар укый торган мәктәпләр, шулай ук элек Wi-Fi нокталары булмаган мәктәпләр.

Исегезгә төшерәбез, «Цифрлы икътисад» милли проектының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль программасы кысаларында республикада социаль әһәмияткә ия объектларны (ФАПлар, авыл җирлекләре администрацияләре, янгын сүндерү частьләре һ.б.) тиз арада интернетка тоташтыру дәвам итә. 2020 елда Интернет 733 СЗОДА үткәрелде, ә киләсе елда 802 объектны челтәргә тоташтыру планлаштырыла.

Моннан тыш, күптән түгел Татарстанның 755 авылы Wi-Fi нокталары урнаштырылган торак пунктларның федераль исемлегенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International