Киләсе 2021 ел Фән һәм технологияләр елы булачак. Кичә Россия Президенты Владимир Путин тиешле боерыкка кул куйды.
Фән һәм технологияләр елын үткәрү өчен махсус оештырылган комитет җавап бирәчәк, ул төп чаралар планын эшләүне һәм раслауны тәэмин итәчәк. Оештыру комитетының рәистәшләре итеп Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко билгеләнде.
Үз чиратында, ил төбәкләренә киләсе фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар үткәрергә тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, 2020 нче Президент Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елы дип игълан итте, 2019 ел - Театр елы, ә 2018 ел - Волонтер елы дип игълан ителде.