Вебинар кысаларында спикерлар логистика чыгымнарын оптимальләштерү мөмкинлекләре, шулай ук компанияләрнең цифрлы инициативаларын гамәлгә кертү өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачак.
«Мәктәп 21»нең Казан филиалы командасы барлык теләүчеләрне «Мәктәп 21 – ИТ-индустриядә карьера старты» дигән бушлай вебинарга чакыра. Ул 3 августта 18:00 сәгатьтә узачак. Аңа түбәндәге сылтама буенча теркәлгәннән соң кушылырга мөмкин – https://21school.timepad.ru/event/1722671.
29 июльдә 11:00 сәгатьтә Kazan Digital Week-2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында үткәрелә торган чираттагы вебинар булачак. Бу юлы семинарда катнашучылар инновацион экосистеманы үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачак. Вебинарга сылтама буенча кушылырга мөмкин.
Гадәттәгечә Kazan Digital Week-2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында оештыручылар булачак форумның төп темалары буенча вебинарлар сериясен үткәрә. Авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган чираттагы вебинар 15 июльдә 10:00 сәгатьтә узачак.
2021 елның 22 июлендә 10:00 сәгатьтә төбәк салым органнарының хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча чираттагы ачык фикер алышуларда салым түләүчеләрнең онлайн-форматында юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, дәүләт теркәвенә алу буенча электрон сервислардагы яңалыкларны карау мөмкинлеге бар.
Гадәттәгечә Kazan Digital Week-2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында оештыручылар булачак форумның төп темалары буенча вебинарлар сериясен үткәрә. Аларның икенчесе, интеллектуаль транспорт системаларына багышланган, 4 июньдә 10:00 сәгатьтә булачак.
8 апрельдә 10:00 сәгатьтә Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе экспертлары «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (3-НДФЛ формасы)» темасына бушлай мәгълүмат вебинары үткәрәчәк.
19 мартта 11:00 сәгатьтә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) «Россия төбәкләрендә оешма вәкилләрен предприятиедә инновацион эшчәнлекне корректлы исәпкә алу һәм № 4-инновация һәм №2-фән федераль статистик күзәтү формаларын тутыру буенча укыту» темасына белем бирү вебинары үткәрәчәк.
Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды экспертлары махсус вебинар уздырачак, анда предприятиеләр цифрлы карарларны үстерүгә грант ярдәмен ничек алырга мөмкин икәнлеген белә алачаклар. Онлайн-очрашу 15 октябрьдә 17:00 сәгатьтә була.
20 августта 11:00 сәгатьтә «Финтех—корпорацияләрнең платформа архитектурасы» дигән ачык вебинар KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара онлайн-форумына әзерлек кысаларында узачак. Бушлай вебинарга теләге булган һәркем кушыла ала. Турыдан-туры трансляция чара сайтында барачак - https://kazandigitalweek.com/events/finteh/.