KDW 2021 алдыннан «Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр» вебинары 15 июльдә узачак

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Гадәттәгечә Kazan Digital Week-2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында оештыручылар булачак форумның төп темалары буенча вебинарлар сериясен үткәрә. Авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган чираттагы вебинар 15 июльдә 10:00 сәгатьтә узачак.

Булачак «Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр» вебинары кысаларында экспертлар түбәндәге темаларны караячак:

  • Цифрлаштыруны үстерү федераль программасы;
  • Республика АПКсын цифрлы трансформация проектлары;
  • «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖнең санлы карарлары;
  • Игенчелектә цифрлы карарлар;
  • Терлекчелектә цифрлы карарлар;
  • Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен цифрлы трансформацияләүнең гамәли тәҗрибәсе.

Вебинарда чакырылган спикерлар чыгыш ясаячак:

  • Андрей Хоробрых, Россия АПКсының Цифрлы үсеш һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары белән идарә итү департаменты директоры;
  • Наил Залаков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары;
  • Ренат Хәлимов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры;
  • Нияз Хәлиуллин, «РИВЦ» АҖ генераль директоры һәм башкалар катнашты.

Вебинарга сылтама буенча теркәлергә мөмкин –  https://b24-ntwsl1.bitrix24.site/KDV/.

Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week–2021 Халыкара форумы Татарстанда 21-24 сентябрьдә узачак. Ул берничә йөз әйдәп баручы экспертны җыячак, алар бер мәйданчыкта Югары технологияләр өлкәсен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Моннан тыш, KDW–2021 алдыннан Digital Superhero хакатоннары сериясе узачак.

Форум программасы белән рәсми сайтта танышырга мөмкин – https://kazandigitalweek.com/.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International