19 мартта 11:00 сәгатьтә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) «Россия төбәкләрендә оешма вәкилләрен предприятиедә инновацион эшчәнлекне корректлы исәпкә алу һәм № 4-инновация һәм №2-фән федераль статистик күзәтү формаларын тутыру буенча укыту» темасына белем бирү вебинары үткәрәчәк.
Оештыручылар сүзләренә караганда, вебинарның төп максаты – инновацион һәм фәнни эшчәнлек турында тулырак һәм сыйфатлы белешмәләр бирү өчен предприятие һәм оешмаларны мотивлаштыру. Семинарга 18 мартка кадәр сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Семинар кысаларында экспертлар тыңлаучыларга статистик күзәтүнең Федераль формаларын ничек дөрес тутыру, инновацион активлык дәрәҗәсе буенча күрсәткечләрне ничек исәпләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр, шулай ук методик киңәшләр бирәчәкләр.
Вебинарда спикерлар чыгыш ясаячак:
Лекция ахырында катнашучыларда чыгыш ясаучыларга сораулар бирү, шулай ук үз фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеге булачак.