Вебинарда дәүләт теркәвендә ИТ-яңалыклар турында сөйләячәкләр

2021 елның 9 июле, җомга

2021 елның 22 июлендә 10:00 сәгатьтә төбәк салым органнарының хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча чираттагы ачык фикер алышуларда салым түләүчеләрнең онлайн-форматында юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, дәүләт теркәвенә алу буенча электрон сервислардагы яңалыкларны карау мөмкинлеге бар.

Хәзерге вакытта Федераль салым хезмәте сайтында 60 тан артык сервис эшли. Интернет-сервислар салым түләүчеләрнең ихтыяҗлары нигезендә даими яңартылып тора һәм дәүләт хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына 24/7 режимында алырга мөмкинлек бирә.

Әйтик, «Шәхси эшкуарның шәхси кабинеты»ның яңа мобиль версиясендә iOs һәм Android платформалары өчен шәхси эшмәкәр сыйфатында физик затны дәүләт теркәве функциясе бар. Әлеге функцияне куллану өчен кулланучыга үзенең кесә телефонына кушымта урнаштырырга кирәк. Мобиль кушымта икенче көнне үк шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәү турында документлар алырга мөмкинлек бирәчәк.

Вебинарда катнашучылар дәүләт теркәве буенча электрон сервислардагы яңалыклар турында җентекләбрәк белергә һәм тәкъдим ителә торган тематика буенча сораулар бирә алачаклар. Вебинарның спикеры - Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең салым түләүчеләрне теркәү һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы Ольга Агафетова. Катнашу - түләүсез, алдан теркәлү түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри –  https://events.webinar.ru/kontur/8748443

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International