25 майда Kazan Digital Week кысаларында 4.0 цифрлы индустриягә багышланган вебинар узачак

2022 елның 24 мае, сишәмбе

KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы чаралары кысаларында 25 майда 10:00 сәгатьтә "Цифрлы индустрия 4.0. Цанлы инициативаларга дәүләт ярдәме чаралары"  вебинары узачак. 

Компаниянең производствога һәм идарә итү процессларына цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү эшчәнлеген озакка тәэмин итү өчен бик мөһим булып тора. Шундый юнәлешләрнең берсе - логистика чыгымнарын оптимальләштерү.

Булачак вебинар кысаларында спикерлар логистика чыгымнарын оптимальләштерү мөмкинлекләре, шулай ук компанияләрнең цфрлы инициативаларын гамәлгә кертү өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачак.

Вебинар спикерлары:

Стешина Елена Геннадьевна - «ИТ-парк» ДАУ әйдәүче аналитигы

Шәвәлиев Эльдар Рамил улы - «КАМАЗ» ГАҖ цифрлы трансформация үзәге директоры

Модератор:
Саматов Тимур Илгиз улы - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары

Трансляция каналлары:

YouTube: https://www.youtube.com/c/KazanDigitalWeek

Рәсми сайты: https://kazandigitalweek.com/events/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International