KDW 2021 алдыннан «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» вебинары 29 июльдә узачак

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

29 июльдә 11:00 сәгатьтә Kazan Digital Week-2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында үткәрелә торган чираттагы вебинар булачак. Бу юлы семинарда катнашучылар инновацион экосистеманы үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачак. Вебинарга сылтама буенча кушылырга мөмкин.

Аерым алганда, вебинарда спикерлар түбәндәге темаларны карарлар дип планлаштырыла::

  • инновацияләр үсеше өчен инфраструктурага дәүләт ярдәме;
  • Россия инновацион инфраструктурасы элементларын булдыру формалары;
  • технологик эшкуарлыкка һәм эшкәртүчеләргә ярдәм итү механизмнары;
  • инновацияләр кертү һәм үстерү буенча эре компанияләрнең тәҗрибәсе;
  • югары технологияләр өлкәсенә шәхси инвестицияләр җәлеп итү.

Вебинарда чакырылган спикерлар чыгыш ясаячак:

  • Михаил Боярко, «Креатив технологияләр» ҖЧҖ башкарма директоры;
  • Вадим Галеев, «Иннополис» МИЗ резидентлары белән хезмәттәшлек һәм үсеш буенча директор урынбасары;
  • Василий Ефимов, «Якутия» венчур компаниясе» АҖ һәм Саха (Якутия)Республикасы инновацияләрне үстерү Фонды генераль директоры;
  • Арсен Савва, «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» КБО директоры урынбасары;
  • Любовь Симонова-Емельянова, «Ростелеком» ГАҖдә «Технологияләр үсеше» проект офисы директоры;
  • Алексей Качай, «Роснано» ААҖнең стратегия буенча генераль директор урынбасары;
  • Эльдар Шәвәлиев, «КАМАЗ» ГАҖ санлы трансформация үзәге директоры.

Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week–2021 Халыкара форумы Татарстанда 21-24 сентябрьдә узачак. Ул берничә йөз әйдәп баручы экспертны җыячак, алар бер мәйданчыкта Югары технологияләр өлкәсен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Моннан тыш, KDW–2021 алдыннан Digital Superhero хакатоннары сериясе узачак.

Форум программасы белән рәсми сайтта танышырга мөмкин – https://kazandigitalweek.com/.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International