Эшмәкәрләргә вебинарда 3-НДФЛ тутыру кагыйдәләре турында сөйләячәкләр

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

8 апрельдә 10:00 сәгатьтә Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе экспертлары «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (3-НДФЛ формасы)»  темасына бушлай мәгълүмат вебинары үткәрәчәк.

Вебинарның спикеры - Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Сергеева.

Ул 3-НДФЛ белешмәсен тутыруның төп кагыйдәләре турында, шулай ук милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырганда салым контроле турында сөйләячәк

Семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны онлайн режимында бирә алалар. Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://events.webinar.ru/36629829/8417857.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International