4 май Үзәк стадионда Рубин (Казан) – Урал (Свердлау өлкәсе) командары матчлары узачак. Әлеге чара билетларны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы һәм “Электрон Татарстан” инфоматлары аша алып була.
26 апрельдә “Урман утырту көне” республикакүләм акция узды. Акция кысаларында 3 миллионнан артык чыршылар, каеннар. Наратлар утыртылган иде. Агачлар утыртуда ярты миллионнан артык кеше катнашкан.
23-27 апрель көннәрендә Иннополис Университында информатика буенча олимпиадага әзерлек курслары уздырылды. Мәгариф лагере мәктәп укучыларын информатика буенча әзерлек ниятеннән уздырылды. Олимпиада Казанда 2016 елда уздырылачак.
ТР Министрлар кабинеты карары белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының яңа урынбасарлары билгеләнгән. Алар - Тимур Зарипов һәм Азат Мөбарәкшин.
Элемтә һәм телевидение хезмәтләрен ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша түләп була.
Узган айда ТР дәүләт хезмәтләр Порталы 8,8 млн сумга 17 мең түләү башкарылган. Түләүләр суммасы бер ел эчендә ике тапкыр күбәйгән – 2013 елның февралендә ул 4,7 млн.сум иде.
2014 елның 20 апреленнән республиканың терелтү-профилактик учреждениеләре табибларына “Электрон Татарстан” инфоматлары аша язылып була.
24 апрель Республикакүләм инженер-техник үзәгендә (РИТЦ) муниципаль мәгариф эш группалары инспекторларын кабат укыту уздырылды.