Элемтә һәм телевидение хезмәтләрен ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша түләп була.
Узган айда ТР дәүләт хезмәтләр Порталы 8,8 млн сумга 17 мең түләү башкарылган. Түләүләр суммасы бер ел эчендә ике тапкыр күбәйгән – 2013 елның февралендә ул 4,7 млн.сум иде.
Портал ярдәмендә телефон, телевидение һәм интернет өчен түләүләр башкарып була. Моның өчен договор номерын яисә телефон номерын кертергә кирәк.
Хезмәтләрне Интернет аша түләү татарстанлыларга вакытларын экономияләргә ярдәм итә.