“Мәктәп картасы” пилот проекты кысаларында Яшел Үзән мәктәпләрендә 12 инфомат урнаштырылачак. Инфомат ярдәмендә кулланучылар “Мәктәп картасы” балансын тулыландыра алачак. Бүгенге көнгә информатлар 2 мәктәптә урнаштырылган: 1нче лицей һәм 3нче гимназия.
Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзән районында “Мәктәп картасы” пилот проект буларак кертелә. Хәзер “Мәктәп картасы” өстәмә мәгариф укуларында булуны контрольдә тоту һәм транспорт кушымтасын гына түгел, ә укучының мәктәпкә керү мөмкинлеген, мәктәптә туклануны өчен түләүне, шулай ук банк кушымтасын кертә.
Башлангыч сыйныфлар өчен “Мәктәп картасы” PayPass микрочибы белән браслет формасында, ә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен – PayPass микрочибы белән түләнелгән карта формасында булачак.