26 апрельдә “Урман утырту көне” республикакүләм акция узды. Акция кысаларында 3 миллионнан артык чыршылар, каеннар, наратлар утыртылган иде. Агачлар утыртуда ярты миллионнан артык кеше катнашкан.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре дә әлеге чарада актив катнашты. Алар Татарстанның Югары Ослан районыннан каеннар агачлыгында агачлар утыртты.