Табибка чиратка язылу “Электрон Татарстан” инфоматлары аша да мөмкин

2014 елның 25 апреле, җомга

2014 елның 20 апреленнән республиканың терелтү-профилактик учреждениеләре табибларына “Электрон Татарстан” инфоматлары аша язылып була.

Әлеге сервис аша медицина учреждениеләре белгечләренең эшләү тәртибе, шулай ук 5 табибка чиратка язылып була: педиатр, акушер-гинеколог, стоматолог, терапевт, гомуми практика табибы.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 300дән артык инфомат урнаштырылган.

Электрон хезмәтләр кулланганда барлыкка килгән сорауларг буенча татарстанлылар контакт-үзәккә (843) 5114-115 телефон номеры аша мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International