Кичә Яр Чаллы шәһәрендә “Бердәм Россия” партия эчендә тавыш бирү – праймериз узды. Чарада гадәттәгечә республика һәм хакимият органнары җиткәчеләре катнашты.
Сайлаучылар алдында 20дән артык кандидат чыгыш ясады, шул исәптән Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шәйхрәзиев, ТР транспорт һәм юл хәрәкәте министры Ленар Сафин һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлы Роман Шәйхетдинов сайлаучыларга республикада электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турында сөйләде.
24 апрельгә праймериз нәтиҗәләре буенча Роман Шәйхетдинов дүртенче урында тора (аның өчен 108 тавыш бирелгән).
Беренче урында Яр Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шәйхрәзиев (158 тавыш), икенче урында – “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәркатибе Фәрид Мөхәмәтшин (152 тавыш), өченче урында - №102 Казан гимназиясе директоры Ирина Бәкиева.