30 яшьлек Тимур Зарипов 2006 нчы елда “Гамәли математика һәм информатика” белгечлеге буенча КДУын тәмамлаган. 2013 нче елдан “Мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП генераль директоры урынбасары булып эшләгән. Яңа вазыйфада Тимур Зарипов ТРда электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен кулланылышка кертү һәм үстерү өчен җавап бирәчәк.
30 яшьлек Азат Мөбарәкшин 2004 нче елда “Техника һәм технологияләр” белгечлеге буенча КДЭУ һәм “Юриспруденция” белгечлеге буенча Владимир юридик институтын тәмамлаган (2013 г.). 2010-2014 нче елларда ЦОД эксплуатацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече, Универсиада департаменты җитәкчесе, “Мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП генераль директоры урынбасары булып эшләгән.
Азат Мөбарәкшин ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары вазыйфасында сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәне мәгълүматлаштыру мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк.