2014 елның 10 декабрендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабы тәмамланды.
2015 елда финанс, салым һәм казначылык органнарының уңышлы һәм нәтиҗәле эше Татарстанга икътисадтагы катлаулы ситуацияне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә Россия финанс министры Антон Силуанов катнашты.
Кичә казан ИТ-паркында Татарстанның 15 колледж һәм техникумнары вәкилләре белән киңәшмә узды. Әлеге оешмалар 2014 елның сентябреннән “Татарстан Респубилкасында электрон мәгариф” мәгълүмати системасында эшли башлады.
Кыш җитү белән “Халык контроле” системанда мөһим сезон проблемалары турында гаризалар еш килә башлады.
2014 елның 12 декабрендә сәгать 12.00-20.00 Россия Федерациясенең Конституция көнендә Россия Федерациясе Президенты боерыгы буенча дәүләт хөкүмәте органнары һәм җирле үзидарә органнарында гражданнар кабул итү көне үткәреләчәк.
Бердәм кардлар хезмәте системасы буенча укытуның чираттагы этабы тәмамланды.
2014 елның 11 ае эчендә “Халык контроле” мәгълүмати системасында 20 438 гариза бастырылган. Аларның 13 616сы уңай хәл ителгән. Мотивлаштырылган гаризәләр саны 27%тан 6%ка кадәр кимегән.