Иннополис Университеты һәм Пенсильваниядәге Carnegie Mellon Университетының партнерлык килешүе кысаларында белем алучы Альберт Нургалиев Россиянең "Глобаль мәгариф" дәрәҗәле грантын алган беренче студенты булды. Әлеге грант аңа укыган өчен түләргә булышкан.
Искәртеп узабыз: Россия Президентының 2013 елның 28 декабрендә имзаланган "Россия Федерациясенең кадрлар потенциалын ныгыту чаралары турында" дигән Указы нигезендә дөньяның әйдәп баручы белем бирү үзәкләренә үзләре укырга кергән гражданнарга социаль ярдәм программаларын тормышка ашыру принциплары аныкланган. "Глобаль мәгариф" программасы Россиянең фәнни, педагогик һәм инженер кадрларын саклап калу һәм арттыруга юнәлдерелгән һәм укып бетергәннән соң илләрендә эшләргә җыенган белгечләргә исәпләнгән. Программа 3 ел дәвам итәчәк, анда 300дән артык Россия компаниясе, 100дән артык фәнни оешма һәм югары уку йортлары катнаша.
Иннополис Университеты Computer Science, Software Engineering, Robotics, Cyber Security юнәлешләре буенча бакалавриат һәм магистратура программаларына студентлар туплау турында игълан итте.