25-27 февраль көннәрендә Казанда Идел буеның “Бердәм Россия” партиясе җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе уздырыла. Киңәшмәнең бер чарасы казан ИТ-паркында узды.
Биредә конференц-залда «Бердәм Россия» партиясе җитәкчеләрендә электрон дәүләт хезмәтләр системасын тәкъдим иттеләр. “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасының электрон хезмәтләр бүлеге башлыгы Артем Климин Татарстан территориясендә электрон хезмәтләр Порталы таралуы турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2014 елда Татарстан 32 мл электрон хезмәт күрсәтелгән. 2013 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 21% арткан.