Ватанны саклаучылар көне уңаеннан казан ИТ-паркы конференц-залында ИТ өлкәсе яшьләренең ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу узды. Залда технопарк резидентлары, ИТ-лицей укучылары катнашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Очрашу барырышында казан ИТ-паркы да икенче бөтендөнья сугышында Җиңү хәтерен мәңгеләштерергә җыенуы ассызыкланды. Тиздән технопаркта бөек Җиңүгә багышланган мемориаль такта куелачак.