Роботлар халыкара олимпиадасы июньдә Иннополиста үтәчәк

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Робототехника буенча халыкара олимпиаданың россия этабына әзерләнү буенча киңәшмәне кичә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, узган елны Олимпиаданың россия этабы Казанда Теннис академиясендә үткәрелгән иде.

2015 елның июнендә Олимпиаданың россия этабы Иннополиста узачак.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы робототехника белән кызыксынучы мәктәп укучыларын чарада катнашу турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International