Кичә РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский Иннополиста булды. РФ Икътисади үсеш министрлыгы делегациясе составында шулай ук махсус икътисади зоналар, төбәкләр һәм моношәһәрләр үсеше проектлары департаменты директоры урынбасары Эльмира Әхмиева бар иде. Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде.
Александр Цыбульский төзелә торган шәһәрне карады, торак төзелешен бәяләде, Попов исемендәге технопаркта һәм Иннополис университетында булы.
Роман Шәйхетдинов кунакларга проектны гамәлгә кую турында сөйләде. Министр сүзләренчә, хәзер Иннополис бирегә яшәргә килүчеләрне кабул итә. 2015 елда Иннополис университетын, Попов исемендәге технопаркны, шулай ук торак һәм социаль инфраструктура биналарын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Төзелешнең беренче чиратын тапшыру планында 350 мең кв метр күчемсез милекне файдалануга бирү каралган, димәк, яңа шәһәргә килүчеләрне уңайлы торак белән тәэмин итү мөмкинлеге булачак. Шулай ук делегация әгъзаларына тулысынча җиһазланган фатирларны да күрсәтелде. Киләчәктә Иннополиска шәһәр округы статусы бирү планлаштырыла, ягъни Татарстан Республикасында өченче шәһәр округы булачак, дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.
“Иннополис” МИЗ” ААҖ генераль директоры Игорь Носов кунакларга Попов исемендәге технопаркны күрсәтте.
«Иннополис» ААҖ генераль директоры Евгений Данилов Александр Цыбульский һәм Эльмира Әхмиева өчен Иннополис университетын презентацияләде.
Александр Цыбульский Иннополисның беренче чираты төзелеше темпларын тизләтергә йөкләде.