Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль порталында табибка кабул итүгә язылу хезмәте оптимизацияләнде. Хәзер үзеңнең адрес буенча теркәлгән табибка гына түгел, ә барлык Татарстан Республикасы буенча үз участокка бәйләнмичә стоматологларга приемга язылып була.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның гыйнвар аенда электрон рәвештә табибларга 335 мең тапкыр язылганнар.