Узган атна эчендә (26.10-01.11.2015) Татарстан Республикасында "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташкан транспорт чаралары балалар белән 3689 тапкыр юлга чыккан. Аларның 3154е мәктәп автобуслар, 388 транспорт чарасы балалар сопрт мәктәпләренеке һәм 147 өстәмә мәгариф оешмалары автобуслары.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына 6 категория өстәлде.
Татарстанда узган ел белән чагыштырганда бу елның 9 ай нәтиҗәләре буенча җинаять саннары 13,3% арткан.
Бүген Казанда “Солнечный город” тора комплексы территориясендә почта элемтәсенең яңа бүлеге ачылды. Чара “Татарстан почтасы”-“Россия почтасы” филиалы директоры Регина Кузнецова, Вахит һәи Идел буе районнары администрациясе җитәкчесе урынбасары Алсу Асадуллина, Казан шәһәренең муниципаль мәгарифенең башкару комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсенең башлыгы Рифат Ханнанов һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Наталья Китаева катнаштылар.
4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстанда бәйрәм көннәре, шул исәптән почта элемтә бүлекләре өчен дә әлеге көннәр ял булачак. Берничә искәртмә бар.
«WorldSkills Russia-2015» III Милли чемпионатына Татарстан Республикасы җыелма командасын әзерләүгә керткән өлеше, шулай ук 2015 елның 30 октябрендә “Пирамида” күңел ачу комплексында узучы III Республикакүләм телевизион “Наше время – Безнең заман” фестивале кысаларында югары нәтиҗәләр күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты белән Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Н.Н.Китаева, техникумның директоры урынбасары Д.А.Рамазанова һәм техникум студентлары – чемпионат җиңүчеләре Рамиль Гарифуллин һәм Павел Фадеев бүләкләнделәр.
2015 елның 3 ноябрендә сәгать 11.00дә почта элемтәсенең яңа бүлеге ачылачак. Ул: 420064, Казан шәһәре, Баки Урманче урамы, 1 йорт буенча урнашкан.
Көзге каникуллар көннәрендә ИТ-паркта ИТ-технологияләр белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен ишекләр ачылды. Биредә мәктәп укучылары өчен гомум белем бирүче ILand яңа смена ачылды.