Узган атна эчендә (26.10-01.11.2015) Татарстан Республикасында "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташкан транспорт чаралары балалар белән 3689 тапкыр юлга чыккан. Аларның 3154е мәктәп автобуслар, 388 транспорт чарасы балалар сопрт мәктәпләренеке һәм 147 өстәмә мәгариф оешмалары автобуслары.
Әлеге транспорт чаралары катнашында юл хәләкәте һәм юл кагыйдәләрен бозу теркәлмәгән.