ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына күпчелек гражданнар гариза бирүне дәвам итә. 2015 ел башыннан бирле иң күп гаризалар бирүчеләр арасында Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Түбән Кама һәм Лениногорск районнары яшәүчеләре.

2-8 ноябрь көннәрендә Татарстанда "ГЛОНАСС+112" системасына тоташкан балалар өчен мәктәп автобуслары катнашында бер юл хәләкәте дә теркәлмәгән. Барлыгы 2136 тапкыр трансопрт чаралары юлга чыккан.

Татарстанда элмә элемтә линияләрен җир астына күчерү эше дәвам итә. 2015 елның 10 ае эчендә 114,9 км элмә элемтә линияләрен җир асты коммуникациясенә күчергәннәр.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 16 ноябрендә сәгать 8.00-16.00 аралыгында Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама, Лениногорск, Шәмәрдән һәм Биләрдә план эшләре буенча барлык техник чаралар да сүндерелеп торыла, дип хәбәр итә.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
"Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 77 895 гражданнар гаризасы теркәлгән. Алар нигезендә социаль хезмәт күрсәтүгә 73 951 индивидуаль программа формалашкан һәм индивидуаль программага ия булган гражданнар белән 39 164 договор төзелгән.

Авиакомпанияләр һәм аэропортлар арасында төзелгән килешү кысаларында Россия Почтасы пассажирларның багажларын Мисырдан күрсәтелгән адрес буенча алып кайта. Багаж алып кайту бушлай башкарыла. Багажны аэропорттан үзаллы алырга теләмәүчеләр цчен генә Россия Почтасы хезмәт күрсәтә.


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

6-8 ноябрь көннәрендә катарда узучы робототехника буенча 12нче бөтендөнья олимпиадасында (World Robot Olympiad — WRO) Россия җыелмасы дүрт комплект бүләк алды: төп урта яшь группасында һәм иҗади  өлкән яшь группасында икешәр алтын, шулай ук иҗади кече яшь группасында һәм студентлар зачетында ике көмеш.

Көзге каникуллар көннәрендә ИТ-паркта ИТ-технологияләр белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен ишекләр ачылды. Биредә мәктәп укучылары өчен гомум белем бирүче ILand яңа сменасында катнашты.

2015 елның 2-8 ноябрь вакытында “112” ермеры аша 48176 шалтырату кабул ителгән, аларның 57,5% ялган шалтырату булган. 


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 26 октябреннән 1 ноябренә “112” номерына 50 224 шалтырату кабул ителгән, аларның 64,1% ялган шалтыру булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International