ИТ-паркта ILand курсларының көзге сменасы тәмамланды

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

 

Көзге каникуллар көннәрендә ИТ-паркта ИТ-технологияләр белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен ишекләр ачылды. Биредә мәктәп укучылары өчен гомум белем бирүче ILand яңа сменасында катнашты.

Казанның ИТ-лагерендә 10 яшьтән 16 яшькә кадәр 21 бала җыелды.

Лагерь кысаларында укучылар ИТ-парк белән танышып, мультипликация һәм Photoshop, робототехника һәм  3D-бастыру буенча дәресләр, команд уеннарда катнашты.

Бер атна белем алганнан соң укучылар мактаулы грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International