Робототехника буенча бөтендөнья олимпиадасында Россия җыелмасы икешәр алтын һәм икешәр көмеш бүләк алдылар

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

6-8 ноябрь көннәрендә катарда узучы робототехника буенча 12нче бөтендөнья олимпиадасында (World Robot Olympiad — WRO) Россия җыелмасы дүрт комплект бүләк алды: төп урта яшь группасында һәм иҗади  өлкән яшь группасында икешәр алтын, шулай ук иҗади кече яшь группасында һәм студентлар зачетында ике көмеш.

Аерым Creativity Award бүләк белән Санкт-Петербург проекты билгеләнде.

Россия командалары нәтиҗәсе:

1 урын:

·         төп категория (урта яшь группасы): «Поиск сокровищ» ярышы, Dzeta командасы, Мәскәү шәһәре, тренер — Сергей Мустафин;

·         иҗади категория (өлкән яшь группасы): BURITOS командасы, Санкт-Петербург шәһәре, тренер — Игорь Лосицкий.

2 урын:

·         иҗади категория (кече группа): Robofriends командасы, Санкт-Петербург шәһәре, тренер — Сергей Филиппов;

·         студентлар арасындагы категория («Боулинг» биреме): PML30-students командасы,  Санкт-Петербург шәһәре, тренерлар — Дмитрий һәм Екатерина Лузиннар.

Creativity Award — прооектның техник авырлыгы өчен махсус бүләк.

·          DRL командасы, Санкт-Петербург шәһәре, тренер — Сергей Филиппов.

4 урын:

·         роботлар футболы: Hexagon командасы, Мәскәү шәһәре, тренер — Сергей Мустафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International