Артем Хохорин республикада иминлек арттыру буенча координаторларның берсе итеп ТР элемтә министрлыгын билгеләргә тәкъдим итте

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда узган ел белән чагыштырганда бу елның 9 ай нәтиҗәләре буенча җинаять саннары 13,3% арткан.

Бу турыда бүген республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Артем Хохорин “Муниципаль милиция турында” хокукын кабул итәргә тәкъдим итте.  Шулай ук видеокүзәтү системалары белән “Иминле шәһәр” аппарат-программ комплексын тормышка ашыруны тәкъдим итте. Артем Хохорин белдергәнчә әлеге мәсьәләләрне хәл итү буенча төп координатор итеп, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын билгеләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International