Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы җитәкчелеге һәм студентлары Татарстан Республикасы Президенты бүләгенә лаек булдылар

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

«WorldSkills Russia-2015» III Милли чемпионатына Татарстан Республикасы җыелма командасын әзерләүгә керткән өлеше, шулай ук 2015 елның 30 октябрендә “Пирамида” күңел ачу комплексында узучы  III Республикакүләм телевизион “Наше время – Безнең заман” фестивале кысаларында югары нәтиҗәләр күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты белән Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Н.Н.Китаева, техникумның директоры урынбасары Д.А.Рамазанова һәм техникум студентлары – чемпионат җиңүчеләре Рамиль Гарифуллин һәм Павел Фадеев бүләкләнделәр.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International