2015 елның 6-8 ноябрь көннәрендә Доха шәһәрендә (Катар) дөньякүләм роботлар олимпиадасының (World Robot Olympiad 2015 – WRO) йомгаклау этабы узачак. Бу елгы олимпиада сезонының темасы – “Роботлар-тикшерүчеләр” (Robots-Explorers).
Олимпиадада Россияне 10 регионнан (Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург шәһәре, Свердлау өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Татарстан Республикасы, Красноярск өлкәсе) 25 команда тәкъдим итәчәк. Россия WROда 12 тапкыр катнаша.