"IT-чемпион"-2015 республикакүләм бәйгесе 30 ноябрьдә тәмамланды. Бәйге Татарстанда 3 ел рәттән электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыру максаты белән оештырылды.
2015 елның 30 ноябреннән 6 декабрьгә кадәр аралыкта “112” номеры аша 46 меңнән артык шалтырату кабул ителгән, аларның 56,1% ялган шалтыру булган.
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы нигезендә WorldSkills Russia чарасына әзерләнү буенча компетенция регионара үзәге тиздән ачылуы ихтимал.
Бүген Казан Кремлендә Губернатор сараенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополисны төзү һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Чарада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
2015 елның 10 ае эчендә ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша балалар бакчасы өчен 221 588 түләү башкарылган, бу узган ел белән чагыштырганда 159% күбрәк. Түләүләр хакы 180% арткан һәм 520,6 млн сумга җиткән.
Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренең мәктәпләрендә урнаштырылган инфоматларда “Мәктәп картасы” проекты кысаларында яңа функционал “Транспорт картасы” сервисы булдырылды.
2015 елның ноябрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасында 4493 гариза бастырылган, аларның 562се буенча эш алып барыла, 2112се хәл ителгән, 1640 гариза буенча эшләп планлаштырылган һәм 169ына мотивлаштырылган кире кару статусы бирелгән.
Бүгенге көндә “информатика” сүзен белән барсы да таныш. Россия информатикасының туган көне булып 1948 елның 4 декабре санала.
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында югалган мәктәп картасын эшләтүгә заказ биреп була.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 4 декабрендә сәгать 8.00дән 16.00гә кадәр Яр Чаллы шәһәренең радиотелеүзәгендә барлык техник чаралар сүндерүле белән техник эшләр үткәрелүе турында хәбәр итә. Шул исәптән «Первый канал», «Россия 1 + ГТРК «Татарстан», «Звезда», «ТНВ», «Радио России + Радио Татарстана», «Радио Спорт», «Радио Новый век» һәм 1нче, 2нче мультиплекст программ каналлы сүндерелеп торылачак.