“IT-чемпион”-2015 бәйгесенең икенче этабы җиңүчеләре билгеле булды

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

"IT-чемпион"-2015 республикакүләм бәйгесе 30 ноябрьдә тәмамланды. Бәйге Татарстанда 3 ел рәттән электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыру максаты белән оештырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган бу чара көннән-көн яңа үрләр яулый. Соңгы өч елда республикада “IT-чемпион” бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Татарстанда белем алучы укучылар хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм итә. Шул рәвешле баллар туплап, алар IT-чемпион исеме өчен көрәшә.

“IT-чемпион-2015” бәйгесенең беренче этабында Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан. Конкурсның икенче этабында катнашкан укучылар саны тагын да күбрәк – 53 меңнән дә артып киткән.

Конкурс шартлары буенча, республиканың һәр районыннан иң күп балл туплаган өч укучыҗиңүче була. Җиңүче була алмаган малай-кызлар исә, үз балларын истәлекле бүләкләргә дә алыштыра ала. Болар – рюкзак, термос, колакчын, бейсболка, футболка, хәтта мәктәп формасына кадәр бар.

30 ноябрьдә бәйгенең икенче этабы тәмамланды. Менә, ниһаять, җиңүчеләр исеме дә билгеле булды. Икенче этап җиңүчеләрне, беренче этап җиңүчеләре белән бергә 19 декабрь көнне бүләклиячәкләр. Тантана Казанның IT-парк бинасында узачак. I этап җиңүчеләре – планшет-компьютер, II этап җиңүчеләре смартфон белән бүләкләнәчәк.

Җиңүчеләр исемлеге

"Иң актив мәктәп" номинациясе җиңүчеләре 

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International