ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында югалган мәктәп картасын эшләтүгә заказ биреп була.
Моңа кадәр тулы комплектны (укучының картасы яки браслеты һәм әти-әнисенең картасы) яңадан чыгару кирәк иде. Хәзер бер карта югалган очракта икенчесен алыштыру кирәкми, ул иске счетка бәйләнәчәк.
2015 елның 3 декабреннән Мәктәп картасының тулы комплектын алыштыруга тарифлар үзгәрде, аның хакы 400 сумнан 350 сумга кадәр төште. Бер генә картаны яки браслетны алыштыру 200 сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, “Мәктәп картасы” проекты Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Яр Чаллы мәктәпләре укучылары өчен гамәлдә.