2015 елның 30 ноябреннән 6 декабрьгә кадәр аралыкта “112” номеры аша 46 меңнән артык шалтырату кабул ителгән, аларның 56,1% ялган шалтыру булган.
Бу чорда 24 мең һәлакәт карточкасы формалаштырылган, 56 процент очракта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашуы таләп ителгән, 33 процент очракта – ТР Эчке эшләр министрлыгы линиясе хезмәтләре ярдәме, 11 процентта – ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме.