2015 елның ноябрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасында 4493 гариза бастырылган, аларның 562се буенча эш алып барыла, 2112се хәл ителгән, 1640 гариза буенча эшләп планлаштырылган һәм 169ына мотивлаштырылган кире кару статусы бирелгән.
Иң күп гаризалар “Территорияләрне төзекләндерү” һәм “Юлларны тоту һәм ремонтлау” категориясенә килгән.